«Мин сине каян эзләргә икәнен беләм»: китапханә квесты (6+)

22 ноябрь көнне 17 нче санлы китапханә бөек рус сүзлекчесе һәм язучы, «Бөек рус теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзүче Владимир Дальның туган көненә багышланган «Мин сине каян эзләргә икәнен беләм» дигән китапханә квесты уздырды. 

библиоквест
IMG_20221122_115029
IMG_20221122_113532
IMG_20221122_114655
IMG_20221122_122150

Чарада балалар белешмә әдәбият – энциклопедияләр, сүзлекләр белән танышты, аларны ничек куллану турында белде. Укучылар уен формасында биремнәр үтәде, аларны бары тик бергә генә башкарырга мөмкин. «Орфография» станциясендә балалар тәкъдим ителгән сүзләрнең дөрес язылышын тикшерде. «Синонимнар» һәм «Антонимнар» станцияләрендә бирелгән тема буенча сүзләрне сайлап алдылар. Чарага килүчеләр, бәйгеләрдә катнашып, сорауларга актив җавап бирде һәм тел белеме өлкәсендә үзләре өчен күп кенә ачышлар ясады. «Сүзлекләр дөньясында» күргәзмәсе оештырылган иде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: